Кабер казыган егетне яшен бәреп үтергән
Фаҗига

Кабер казыган егетне яшен бәреп үтергән

Кинәт яңгыр ява башлаган

Читада 28 яшьлек ир-ат яшен сугу нәтиҗәсендә һәлак булган. Бу хакта хәбәрне Эчке эшләр министрлыгының төбәк идарәсе матбугат хезмәте раслаган.

Полициягә 1994 елгы егетнең үлеме турында хәбәр килә. Ул агачка сөялгән вакытта яшен бәргән.

Ир-ат Песчанка зиратында кабер казыган булган. Кинәт яңгыр ява башлагач, ул агач астына яшеренә һәм шунда яшен суга.


Нет комментариев