Кабартылган матраста диңгездә йөзеп киткән балаларны эзләү дәвам итә
Фаҗига

Кабартылган матраста диңгездә йөзеп киткән балаларны эзләү дәвам итә

Балаларны эзләүдә 32 кеше һәм 8 техника катнаша

Кырымда кабартылган матраста ачык диңгездә йөзеп киткән балаларны өченче тәүлек эзлиләр. Бу хакта РИА “Новости” хәбәр итә.

Билгеле булганча, әлеге фаҗига 12 июньдә килеп чыккан. 4 яшьлек малай белән 5 яшьлек кыз кабартылган матраста йөзгән була. Җил исә аларны ачык диңгезгә алып кереп китә. Балалар үлеме буенча җинаять эше кузгатыла.

– Кырым коткаручылары әле дә булса балаларны эзли. Әлеге вакытта 5 кв метр акватория һәм 6 км ярбуе линиясе тикшерелде, – дип хәбәр итә Кырымның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

Балаларны эзләүдә 32 кеше һәм 8 техника катнаша.

Чыганак: Ватаным Татарстан 


Нет комментариев