Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Фаҗига

Иртән йөгерергә чыккан егетне аю талап үтергән

Аның гәүдәсендә яралар күп була

Италиядә 26 яшьлек егетне аю талап үтергән. Соңгы 150 ел эчендә бу – беренче очрак. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте, дип яза "Интертат".

5 апрельдә иртән Третинода 26 яшьлек Андрей Папи Пеллер тавы тирәли йөгерергә чыккан. Шуннан соң ул әйләнеп кайтмаган. Егет спорт мәктәбен тәмамлаган булган.

Андрей кайтмагач, төш вакытыннан соң, аны сөйгән кызы эзли башлый. Эзләү бригадалары оештыралар. 

6 апрельдә иртән Андрейның мәете табыла. Аның гәүдәсендә яралар күп була. Мәетне яргач, аңа аю һөҗүм итүен раслыйлар. 

Италиядә кешегә аю һөҗүм итү очрагы соңгы тапкыр былтыр мартта теркәлгән. Ул чакта кеше котылып калган. Соңгы 150 ел эчендә илдә кешеләрнең көрән аю белән очрашу очрагы 7 тапкыр теркәлгән. Аларның берсендә дә кешеләр үлмәгән, диелә хәбәрдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев