Якынча мәгълүматлар буенча, фаҗиганең сәбәбе – сөрем газы белән агулану
Татарстанның Саба районы Сабай авылында ир белән хатын һәлак булган.
ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, ир белән хатынның мәетен мунчада табып алганнар. Якынча мәгълүматлар буенча, фаҗиганең сәбәбе – сөрем газы белән агулану.
Урынга район прокуроры Раил Шәймәрдәнов килгән, әлеге хәлнең барлык сәбәпләрен ачыклыйлар.
Нет комментариев