Йөкле хатын-кыз авариягә эләккән
Фаҗига

Йөкле хатын-кыз авариягә эләккән

Шаһитлар сөйләвенчә, җиңел машина юлдан кюветка очкан

Авырлы хатын-кыз Татарстанда кюветка очкан һәм тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза. Авария Балтач — Шәмәрдән трассасында, Борбаш авылы янында була. Шаһитлар сөйләвенчә, җиңел машина юлдан кюветка очкан.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә автомобиль руле артында булган йөкле хатын-кыз зыян күргән.


Нет комментариев