Ике машина бәрелешү аркасында бер кеше үлгән
Фаҗига

Ике машина бәрелешү аркасында бер кеше үлгән

Бәрелешүдән соң җиңел автомобиль юл кырыена төшеп киткән

Татарстанның Чистай районында Казан-Оренбург юлының 110нчы чакырмында юл-транспорт һәлакәте булган. Анда җиңел автомобиль белән «Газель» бәрелешкән.

Бәрелешүдән соң җиңел автомобиль юл кырыена төшеп киткән. 

«Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, һәлакәттә бер кеше үлгән, җиңел машина белән идарә итүче хатын-кыз имгәнгән.

Чыганак 


Нет комментариев