Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Фаҗига

Ике кешене үтергәнне күреп торган кызның үзен дә бәкедә батырганнар

Мәетләрне эзлиләр, тикшерү эшләре бара

Магадан өлкәсендә 2 кешене үтергән җинаятьчеләрне күреп торган кызның үзен дә бәкедә батырып үтергәннәр. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр ите, дип яза Интертат.

Җинаять март башында Снежный бистәсендә була. Бер фатирда егетләр һәм кызлар наркотиклар куллана, хәмер эчә. Аларга тагын 2 ир-ат һәм 1 хатын-кыз килеп кушыла. Шуннан соң кунак ир-атларның икесен дә атып үтерәләр, соңрак кызны да бәкедә батыралар.

Фатирда утыручыларның берсе кунакларны ошатмый, ул аларга карабиннан берничә тапкыр ата. Ир-атлар урында ук үлә. Мәетләрне ваннага яшереп торалар.

Берничә көн узгач, җинаятьтә шикләнелүчеләр шаһит кызны исән калдырганга үкенә башлый. Аны алдалап, Гертнер бухтасына боз өстенә алып чыгалар. Шунда бәке ясыйлар, аннары бәкедә батырып үтерәләр. Соңрак ир-атларның мәетләрен дә шул бәкегә ыргыталар.

3 кешене үтерү факты буенча җинаять эше ачылган. Мәетләрне эзлиләр, тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Фото: https://magadan.sledcom.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев