Ир-ат су коену өчен җайланмаган урында коенган
«Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, кичә 14.08 сәгатьтә башкаланың Идел буе районындагы Магистраль урамы тирәсендә, Идел елгасында ир-ат батып үлгән.
Һәлак булган кешенең мәете 15.55 сәгатьтә ярдан 35 метр ераклыкта, җиде метр тирәнлектә табыла. Аны ярга чыгарып, полиция хезмәткәрләренә тапшыралар. Мәрхүмнең шәхесе ачыклана.
Шунысын да искәртергә кирәк, ир-ат су коену өчен җайланмаган урында коенган.
Нет комментариев