Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Фаҗига

Яшь укытучыны сөйгән егете үтергән

«Гел елмаеп тора иде», дип искә алалар

29 мартта Мәскәүдәге бер фатирда 24 яшьлек кыз мәете табыла. Ул Волгоград дәүләт педагогия университетын тәмамлаган Анна Л. була. Волгоградтан килгән яшь укытучы мәктәптә эшли. Аны үтерүдә шикләнеп, сөйгән егетен – Волгоградта туып-үскән ир-атны тоткарлыйлар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте, дип яза Интертат.

Мәетне фатир хуҗасының анасы таба. Мәрхүмә кыз биредә сөйгән егете белән яшәп торган. Мәскәү буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, кызның гәүдәсендә күпләгән яралар була, аңа пычак кадаганнар.

Берничә сәгать узгач тикшерүчеләр хәбәр иткәнчә, шәһәрдән чыгып качарга маташкан чакта, 1997 елда туган яшь ир-ат тоткарлана. Сорау алганда, ул сөйгән кызын үтергәндә наркотиклар белән исерек булуын әйтә.

Аннаның туганнары һәм якыннары шок халәтендә. Алар кызны ачык, мәрхәмәтле кеше буларак искә ала. Ул Волгоград университетын тәмамлагач, Мәскәүгә күченә, башкалада инглиз һәм немец теленнән репетитор булып эшли.

«Аня бик ачык, мәрхәмәтле, иҗади кеше иде. Мин аны университетның 1нче курсыннан бирле беләм, аннан документлар кабул иткән идем, аннары бер кафедрада укыдык. Ул гел елмаеп торды. Беркемгә беркайчан усаллык теләмәде», – дип искә ала танышы Дарья.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Фото: https://moscow.sledcom.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев