Егетне коткара алмыйлар
Удмуртиянең Кече Пурга районында 18 яшьлек егет батып үлгән. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фаҗига 9 июльдә Әгерҗедән ерак түгел Кече Пурга районының Столярово авылында була. Дуслары белән ял иткән егет елганың икенче ягына йөзеп чыкмакчы була. Ләкин бу аяныч тәмамлана. Егетне коткара алмыйлар.
Ведомтсво хәбәр итүенчә, агымдагы ел башыннан Удмуртиядә суда 33 фаҗига булган, аларда 29 кеше, шул исәптән 4 бала һәлак булган.
Нет комментариев