Ут белән сак булыгыз!
Якшәмбе көнне кич белән янгын частенә Әгерҗенең Хезмәт урамындагы бер хуҗалыгында янгын чыгу турында хәбәр килгән.
Янгында мунча зыян күргән.
Фаҗиганең беренчел сәбәбе - мунча мичен монтажлау һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.
Күзәтчелек эшчәнлеге бүлегендә хәбәр итүләренчә, соңгы вакытта хуҗаларның мичләрне мөстәкыйль монтажларга теләве ешайган. Фаҗига булдырмас өчен, мичләрне кулланган вакытта барлык таләпләрне төгәл үтәгез, ә аларны монтажлау өчен белгечләргә мөрәҗәгать итегез.
Фото: архивтан
Нет комментариев