Хуҗалар фатирдан чыгарга өлгерә
Сишәмбе көн кичке сәгать 9лар тирәсендә янгын сүндерү частена Әгерҗедәге күпфатирлы йортта янгын чыгуы турында хәбәр килә.
Янгын М.Горький тыкрыгындагы 1нче йортның 5нче катында чыга. Янгын сүндерүчеләр килгәндә ут телләре фатирның эчке өлешен, җиһазларны камап алган була. Хуҗалар фатирдан чыгарга өлгерәләр.
Бәхеткә, ут телләре күрше фатирларга күчми.
Якынча мәгълүматлар буенча, янгын тәмәке тарткандагы саксызлык аркасында чыккан дип фаразлана.
Нет комментариев