Әгерҗедә кеше үтергәннәр
Фаҗига

Әгерҗедә кеше үтергәннәр

Шикләнелүче үз гаебен таныган

6 октябрь кичендә Әгерҗедәге йортларның берсендә 35 яшьлек ир-атның үле гәүдәсен табалар. Әлеге факт буенча үтерү турында җинаять эше кузгатылган. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Җинаять кылуда шикләнелү буенча 26 яшьлек хатын-кыз тоткарланган. Тикшерү версиясе буенча, алар бергә спиртлы эчемлекләр эчкәннәр. Соңрак талаша башлаганнар. Низаг барышында хатын пычак ала ала һәм шешәдәшенә ташлана. Алынган җәрәхәтләрдән ир-ат урында ук вафат була.

Шикләнелүче элегрәк тә җинаять җаваплылыгына тартылган булган. Ул гаебен таныган. Якын арада аңа чикләү чарасын сайлаячаклар. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.


Нет комментариев