Әгерҗедә 800 кв. м. мәйданда басу януда гаепле затларны җаваплылыкка тартачаклар
Фаҗига

Әгерҗедә 800 кв. м. мәйданда басу януда гаепле затларны җаваплылыкка тартачаклар

Коточкыч фаҗиганең беренчел сәбәбе әйтелде

14 май көнне 22 сәгатьтә Әгерҗе районының Шаршады авылы янында зур янгын турында хәбәр килде. Вакыйга урыныннан кадрлар белән газета укучыларыбыз уртаклаша.

Ут корыган үлән баскан басудан тиз арада урман массивына һәм торак пунктка таба борыла. Хәлне көчле җил катлауландыра. Янгынны сүндерүгә, беренче чиратта, авыл халкы һәм битараф булмаганнар чыга.

- Шаршады авыл җирлеге башлыгы Сергей Залетов Оператив рәвештә эшләде. Ут белән көрәштә ирекле янгын сагы, җирле халык, «Брус», «КамЛес» предприятиеләре, Красный бор аучылык хуҗалыгы, Эчке эшләр министрлыгы бүлеге хезмәткәрләре һәм башкалар катнашты. Янгын нәтиҗәсендә 800 квадрат метр мәйдан җирләр янды, - дип хәбәр итә күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге башлыгы Айрат Шәйдуллин.

Якынча мәгълүматларга караганда, янгынның беренчел сәбәбе дип кеше факторы атала, бәлки, кемдер тәмәке тарткан вакытта ут белән саксыз эш иткәндер дип фаразлана.

– Хәзер тикшерү эшләре бара. Гаеплеләр җаваплылыкка тартылачак, - ди Айрат Разакович.

Якынча мәгълүматларга караганда, янгынның сәбәбе кеше факторы булган, бәлки, билгесез кеше тәмәке тарткан вакытта ут белән саксыз эш итүдер.

– Хәзер тикшерү эшләре бара. Гаеплеләр җаваплылыкка тартылачак, - ди Айрат Разакович.


 


Нет комментариев