Авариядә өч кеше имгәнгән
Кичә Татарстанның Менделеевск районында Әгерҗе-Чистай юлында ике автомобиль бәрелешкән. Алар юл бүлешә алмаган. Нәтиҗәдә ике автомобиль дә нык яньчелгән, берсе юл кырыена төшеп киткән.
«Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше имгәнгән. Зыян күрүчеләрне хастаханәгә алып киткәннәр.
Нет комментариев