Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Фаҗига

Физкультура дәресендә йөгергәндә 12 яшьлек кыз үлгән

Үлем сәбәпләрен ачыклау өчен кызның гәүдәсен моргка җибәргәннәр

14 март иртәсендә Санкт-Петербургның төньягында җиденче сыйныф укучысы физкультура дәресе вакытында үлгән. Бу хакта «Санкт-Петербург»телеканалы хәбәр итә.

Фаҗига шәһәрнең Выборг районы мәктәпләренең берсендә була.

12 яшьлек кызның иртәнге унынчы яртылар тирәсендә физкультура дәресендә йөгергәндә хәле начарлана. Укытучылар ашыгыч ярдәм чакырталар, табиблар килгәч реанимация үткәрә башлыйлар, әмма  бик тырышсалар да кызның гомерен саклап кала алмыйлар.

Яшүсмернең медицина картасында йөрәгендә функциональ тавыш булуы һәм атопик дерматиттан интегүе күрсәтелгән була. Үлем сәбәпләрен ачыклау өчен кызның гәүдәсен моргка җибәргәннәр.

Чыганак: Ватаным Татарстан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев