Балаларга якынча 4 һәм 6 яшь
Чаллы шәһәрендә Шамил Усманов урамындагы биш катлы йортта янгын чыккан. Бу турыда 101 янгын сагы хезмәтенә 18.40 сәгатьтә хәбәр ителгән. Өченче каттагы фатирларның берсендә балкон янган.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүчеләренчә, янгын сүндерүчеләр тиз килеп җиткән. Фатирда янгын сүндергән вакытта ике баланың мәете табылган. Балаларга якынча 4 һәм 6 яшь. Янгын чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар
Нет комментариев