Эт коляскада йоклап яткан 3 айлык сабыйны талаган: бала үлем хәлендә
Фаҗига

Эт коляскада йоклап яткан 3 айлык сабыйны талаган: бала үлем хәлендә

Әнисе өенә кереп киткән булган

Фаҗига буенча җинаять эше кузгатканнар. Овчарка токымлы эт коляскада йоклап яткан 3 айлык малайга һөҗүм иткән. Бу хәл узган шимбәдә Яңа Мәскәүдә булган. “РИА Новости”, Россия Тикшерү комитеты мәгълүматларына таянып, шул хакта яза.

Соңыннан ачыкланганча, ана кеше коляскада йоклап яткан сабыен 1-2 минутка урамда калдырып, нәрсәгәдер өенә кереп киткән. Кире чыккач, ни күрсен: эт, сабыйны коляскасыннан тартып төшергән дә малайны ботарлапмы-ботарлый… Бала бик нык җәрәхәтләнгән хәлдә хастаханәгә озатылган.

Сабыйның корсагы, җилкәсе, аяклары җәрәхәтләнгән, баш миенә зыян килгән. Нарасыйга операция ясаганнар, әмма ул әле – бик авыр хәлдә. Фаҗига буенча “Саксызлык белән сәламәтлеккә авыр зыян салу” һәм “Балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча бурычларны үтәмәү” статьялары нигезендә җинаять эше кузгатканнар, дип яза Ватаным Татарстан.


Нет комментариев