Донор бавыры алган Люция вафат булган
Фаҗига

Донор бавыры алган Люция вафат булган

Люция — игезәк сыңары

Люция Миңнемуллина — Республика клиник хастаханәсеннән 2019 елгы репортажым герое. Шуннан бирле, ара-тирә гел хәл белешеп тора идек. Күпме газап күреп, сират күпере кичкән кыз ул. Бик күп кан югалткан, табиблар инде исән каласына да шикләнгән булган. Гомере кыл өстендә булган Люцияне Татарстан табиблары тиз арада яңа бавыр күчереп утыртып коткара. Люция Миңнемуллинада бавыр циррозы аутоиммун гепатит авыруыннан башланган дип сөйләгән иде ул вакытта табиблар. (Люциягә ясалган катлаулы операция турында сылтама аша кереп укый аласыз).

Люция — игезәк сыңары. Әле операциягә кадәр үк, Люция яши алмас дигән сүзләр игезәге Гөлсиянең йөрәгенә бик бәргән. «Депрессия, стресс кичерде, төннәрен елый иде, йоклый алмады. Инфаркт булды аңа, үлде», — дип сөйләгән иде ул вакытта Илсөя апа.

Тулырак


Нет комментариев