Дача җәмгыятендә бер яшьлек бала мәете тапканнар
Фаҗига

Дача җәмгыятендә бер яшьлек бала мәете тапканнар

Әлеге гаилә дачада яшәгән

Чаллы янында урнашкан «Заря» исемле дача җәмгыятендә ата-аналар бер яшьлек баласын үле килеш тапкан дип яза «Челнинские известия».

Әлеге гаилә дачада яшәгән, күршеләре коляска белән йөрүче әти-әнине еш күргән була.

Белгечләр әлегә баланың үлем сәбәбен атый алмый. Шунысы билгеле — үтерү версиясе каралмый. Төгәлрәге, экспертлар лаборатория тикшеренүләрен үткәргәннән соң билгеле булачак.

Чыганак: Ватаным Татарстан 


Нет комментариев