Чаллыда юл һәлакәтендә яшүсмер үлгән
Фаҗига

Чаллыда юл һәлакәтендә яшүсмер үлгән

22 яшьлек шофер юл аркылы чыккан 15 яшьлек малайны бәрдергән

Кичә Чаллыда Халыклар дуслыгы һәм Мәскәү урамнары киселешендә юл-транспорт һәлакәтендә яшүсмер үлгән.

Республика Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына сөйләүләренчә, «Жигули» автомобилен йөртүче 22 яшьлек шофер юл аркылы чыккан 15 яшьлек малайны бәрдергән.

"Бала алган җәрәхәтләрдән үлгән. Авария урынында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли», – диделәр Дәүләт автоинспекциясендә. 

Чыганак 


Нет комментариев