Чаллыда 23 яшьлек егетне кыйнап үтергәннәр
Фаҗига

Чаллыда 23 яшьлек егетне кыйнап үтергәннәр

Җинаять эше ачылган

Узган төндә Чаллының ГЭС бистәсендәге бер фатирда фаҗига килеп чыга. Ике таныш ир-ат очрашып табын корып утыралар һәм шуннан соң алар талаша башлыйлар, җәнҗал сугыш һәм үлем белән тәмамлана. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

35 яшьлек ир-ат 23 яшьлек танышын идәнгә егып сала, кыйный. Егет котыла алмый. Олырак ир-ат сугудан туктаганда, егет аңсыз була инде. Кыйнаучы ашыгыч ярдәм чакырып тормый, ул фатирдан чыгып китеп бара.  

Шаһитлар ярдәм чакыра, урынга килгән табиблар егетнең үлүен раслый. 

Җинаятьтә шикләнелүче ир-атны тоткарлаганнар, аны кулга алганнар инде. «Аңлы рәвештә сәламәтлеккә зур зыян салу» маддәсе буенча җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә. 

Чыганак


Нет комментариев