Биш айлык баласын үтергән
Фаҗига

Биш айлык баласын үтергән

25 яшьлек ана исерек булган

Казанда тагын бер коточкыч фаҗига. "Татар-информ" язганча, фаҗига Казанда Чуйков урамындагы йортларның берсендә февраль башында ук булган.

Иртән биш айлык малайның үле гәүдәсе табылган. Сабыйның асфиксиядән үлүе билгеле. Агентлык мәгълүматлары буенча, 25 яшьлек исерек ана йоклаган вакытта биш айлык улын изеп үтергән.

Саксызлык аркасында үтерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Тулырак


Нет комментариев