Биектау авылында кеше янып үлгән
Фаҗига

Биектау авылында кеше янып үлгән

Янгын чыгу сәбәбе ачыклана

Кичә кичке сигезләрдә Балык Бистәсе районының Биектау авылында янгын чыккан. Кызганыч, янгында 63 яшьлек Фирдәвес Гыйләҗева һәлак булган.

– Бер ишегалдында ике йорт аларның. Берсендә сеңлесе белән ире яшәде, икенчесендә Фирдәвес апа үзе генә торды. Сәламәтлеге какшаган иде. Шуңа да туганнары үзләренә алып кайтып тәрбияләделәр, – дип сөйли Биектау җирле үзидарә хезмәткәрләре. – Янгынның ни сәбәпле килеп чыгуын тикшерәләр. Әлегә берни әйтеп булмый. Бөтенбез аптырашта. Туганнарын югалаткан авылдашларыбызга сабырлык телибез, — ди Биектау халкы.

Чыганак


Нет комментариев