Берьюлы ике ир-атны үгез сөзеп үтергән
Фаҗига

Берьюлы ике ир-атны үгез сөзеп үтергән

Үгездән котыру авыруына анализлар алганнар

16 апрельдә Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс районында урнашкан Мулла авылындагы крестьян-фермер хуҗалыгында ике ир-атны үгез сөзгән. Алар икесе дә үлгән. Бу турыда Ульяновск өлкәсенең Ветеринария агентлыгы хәбәр итте.

Төбәк буенча ветеринария агентлыгы белешмәсе буенча, үгез эшче ир-атларга һөҗүм иткән, алар җитди имгәнгән.

Хәзерге вакытта Мәләкәс ветеринария һәм азык-төлек иминлеге үзәге белгечләре тикшерү оештырган. Үгездән котыру авыруына анализлар алганнар.

Ведомство хәбәр иткәнчә, карап торышка үгездә куркыныч авыру билгеләре булмаган.

Чыганак: Интертат

Фото: pixabay.com

 


Нет комментариев