Бөек Җиңү көнендә Татарстан күгендә - фаҗига
Фаҗига

Бөек Җиңү көнендә Татарстан күгендә - фаҗига

Самолет һәлакәткә очраган

Бүген 12:45 сәгатьтә Әлмәт районында Кәләй авылы янындагы трасса тирәсендәге кырда «Ермак» җиңел моторлы самолеты һәлакәткә очраган.

Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Фаҗига нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган. Аларның шәхесе ачыклана.

«Ут капмасын өчен, янгын сүндерүчеләр күбек сиптерде, ә соңыннан коткаручылар белән бергә кешеләрнең мәетләрен чыгарды», — дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. 


Нет комментариев