Коточкыч фаҗига эзеннән
Былтыр 24 ноябрьдә Казанның Можайский-Горький урамнары чатында су ташый торган Камаз машинасы юл аша чыгып бара торган 7 яшьлек баланы таптый. Бала урында ук һәлак була. Бу турыда «Татарстан 24» каналы Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр итә.
Апас районында туып-үскән 66 яшьлек ир-ат балигъ булмаган бала үлеменә китергән авария ясауда гаепле дип табылды. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итте.
Ир-ат гаебен тулысынча таный. Ул баланың гаиләсенә 1,5 млн сум мораль компенсация түләгән.
Хәзер суд аны 2 елга ирегеннән мәхрүм итте. Ул бу вакытны колония-поселениедә утырачак, диелә хәбәрдә.
Нет комментариев