30 яшьлек хатынны һәм аның баласын травмпунктка китерәләр
Башкортстанда урамнан күкрәк баласы белән бала торган хатын өстенә түбәндә кар ишелеп төшкән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Вакыйга Бәләбәй районының Приют бистәсендә була. 30 яшьлек хатынны һәм аның баласын Бәләбәйгә травмпунктка китерәләр. Аларны табиблар карый һәм амбулаториядә дәваланырга кайтарып җибәрәләр.
Шул ук көнне Күмертау шәһәрендә 42 яшьлек хатын өстенә дә түбәдән кар төшә. Ул да җиңелчә имгәнә, тик хастаханәгә ятудан баш тарта, диелә хәбәрдә.
Чыганак: Интертат
Фото: pixabay.com
Нет комментариев