Авылда 55 сарыкны һәм бер сыерны яшен сугып үтергән
Фаҗига

Авылда 55 сарыкны һәм бер сыерны яшен сугып үтергән

Көтүче исән-сау

Башкортстанның Әбҗәлил районында көчле давыл булган. Йортларның түбәләрен җил каерып аткан, мәктәпкә дә зыян килгән. Сайдингларны давыл куптарган. Корбаннар юк.

Туеш авылында 55 сарык һәм 1 сыерны яшен сугып үтергән. Көтүче исән-сау, дип хәбәр итә «Башинформ».

Чыганак: Интертат 


Нет комментариев