Автобус һәм йөк машинасы бәрелешкән
Фаҗига

Автобус һәм йөк машинасы бәрелешкән

Авариядә зыян күрүчеләр бар

Биектаудан Дәрвишләр бистәсенә таба юнәлештә, М7 трассасы янындагы күпер тирәсендә юл һәлакәте булган. Монда автобус һәм зур йөк машинасы бәрелешкән.

Фотодан күренгәнчә, бәрелешүдән, автобусның кырыена җитди зыян килгән.

«Татар-информ»га хәвеф урынында булучылар хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше, шул исәптән бер бала зыян күргән. Һәлакәт турында, шулай ук зыян күрүчеләр турында тулырак мәгълүмат ачыклана.

Чыганак 


Нет комментариев