Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Фаҗига

Авариядә вафат булган кешеләрнең шәхесләре ачыкланды

16 ел бергә гомер кичергәннәр

Кичә Туймазы районында коточкыч фаҗигадә ир белән хатын һәлак булган. Аларның шәхесләре ачыкланды.

Туймазыда яшәүче ирле-хатынлы Миләүшә белән Руслан булган. Алар Ишембайга, Миләүшәнең әти-әнисендә кунакта калган, кызлары янына кайта торган була. Биш яшьлек сабый әти-әнисен иртәдән үк көткән була. Иртәгә Руслан һәм Миләүшәнең кызларына алты яшь тула…

— Руслан белән авария булуына без ышанмыйбыз… Бу аңлашылмый… Ул — бик яхшы машина йөртүче, күп еллар ерак сәфәрләргә йөрде… Аның икенче йорты юл һәм руль иде… Ә монда шундый авария, — дип сөйли аларның якыннары.

Руслан һәм Миләүшә 16 ел бергә гомер кичергәннәр, бер кыз үстергәннәр. Ир соңгы 8-9 елда теш технигы булып эшләгән, шәһәрдә аны барысы да белә һәм хөрмәт итә.

Миләүшәне бүген соңгы юлга озатканнар. Мәрхүмәне Дәүләкәндә җирләгәннәр. Руслан тумышы белән Дагыстаннан, аның гәүдәсен туган якларына алып китәчәкләр.

Әлеге авариядә зыян күргән икенче машина йөртүче хатаханәдә. Кайбер мәгълүматлар буенча, аның машина йөртү таныклыгы булмаган һәм ул исерек булган.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев