Биш машина берьюлы бәрелешкән
Мордовиянең Краснослободский районында берьюлы биш машина бәрелешкән. Авария вакытында 16 яшьлек кыз бала һәлак булган. Бу турыда ЮХИДИ белешмәсенә сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.
Авария 5 мартта кич белән М-5 «Урал» трассасында Саранск шәһәре тирәсендә була.
Бәрелешүдән соң, 16 яшьлек кыз Ford машинасыннан очып чыга һәм Lexus тәгәрмәче астында кала.
Башка имгәнүчеләр турында әлегә белешмә юк, диелә хәбәрдә.
Нет комментариев