Халык электрсыз һәм җылысыз калган
Аномаль салкыннар нәтиҗәсендә АКШның Техас штатында 50 кеше һәлак булган, дип яза "Вести.ру" сайты.
Техаста хәзер дә хәлләр шәптән түгел. Бураннар, салкыннар булу сәбәпле, анда миллионлаган кеше утсыз һәм җылылыксыз калган. Җирле җитәкчелек электр бирү якын көннәрдә әле җайга салынмаячак, дип фаразлый. Шул ук вакытта, электр булган урыннарда аның бәясе 400 тапкырга арткан һәм халыкка берничә меңлек счетлар килә башлаган.
Нет комментариев