Алабуга юлында ике кеше һәлак булган
Фаҗига

Алабуга юлында ике кеше һәлак булган

Тагын ике кеше имгәнгән

Алабуга районында трассада авариядә ике кеше үлгән, ике кеше имгәнгән. Бу турыда «Татар-информ»га ЮХИДИда хәбәр иттеләр.

Якынча белешмә буенча, Hyundai машинасын йөртүче имин тизлек сайламый, каршы як полосага чыга һәм Mitsubishi машинасы белән кара-каршы бәрелешә.

Авариядә Hyundai машинасының ике пассажиры үлә, Mitsubishi машинасының йөртүчесе дә, пассажиры да имгәнгән. Аларны хастаханәгә илтәләр. 


Нет комментариев