Әгерҗенең иң өлкән кешесе вафат
Фаҗига

Әгерҗенең иң өлкән кешесе вафат

Саҗидә Хәирова 102 яшендә вафат булды

Әгерҗедә гомер кичергән Саҗидә Хәирова 102 яшендә вафат булды.

Ул күп еллар тимер юл узелы хастаханәсендә буфетчы булып эшләп лаеклы ялга чыккан. Гомеренең соңгы елларын сугыш ветеранының тол хатыны буларак бирелгән фатирында уздырган.

Ул 1922 елда Әгерҗедә туган. Бер гасыр эчендә илдә, районда булган вакыйгаларны үз йөрәге аша уздырган. Бала югалту хәсрәтләрен дә кичергән. Әлеге олы кайгылар сындырып сынаса да, бирешмәгән.  

Дүрт балалы гаиләдә иң өлкәне ул. Әтисе тимер юлда эшли, әнисе балалар үстерә. Мәктәптә бик яхшы укыган кызның белем алу теләге дә көчле була. Сугыш тәмамланырга берничә ай кала ул Казанга бухгалтерлар әзерли торган курсларга укырга китә. Фронттан кайткан ирен дә биредә җырлап-биеп каршы ала. 

Биш ел Казанда яшиләр яшьләр, колониядә эшлиләр. Әмма ияләшә генә алмыйлар. Туган якның тарту көче аларны кабат Әгерҗегә кайтара. Көнкүреш комбинатында тегүче, аннан күп еллар тимер юл узелы хастаханәсендә буфетчы булып эшләгән Саҗидә апа шуннан лаеклы ялга китә. 

Бүгенге көндә аның бердәнбер улы – Адлеры гына исән. Ул Нижневартовскида яши. 

Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз..


Нет комментариев