Әгерҗедегә янгын сәбәбе аталды
Фаҗига

Әгерҗедегә янгын сәбәбе аталды

Якынча мәгълүматлар буенча янгын чыгуның сәбәбе – тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү

Узган атнаның җомгасында янгын сүндерү частенда Әгерҗедә Чапаев урамында шәхси йорт януы турында хәбәр алына. 

Янгын сүндерүчеләр килгәндә ут телләре йортны һәм мунчаны камап алган була инде. Янгын сүндерелә, күрше-тирә йортларга һәм корылмаларга зыян килми. 

Якынча мәгълүматлар буенча янгын чыгуның сәбәбе – тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү. 
 


Нет комментариев