Фаҗиганең сәбәбе әйтелде
Әгерҗедән ерак түгел Кече Пурга районының Абдес-Урдес авылында йорт янган. Бу хакта 37 нче янгын-коткару часте хәбәр итә.
11 гыйнварда 04:10 сәгатьтә частьнең элемтә пунктына янгын турында хәбәр килде.
⠀
"Әгерҗе хәбәрләре" ачыклаганча, урынга дүрт махсус машина җибәрелгән. Бәхеткә, һәлак булучылар юк.
⠀
Янгынның гомуми мәйданы 54 м2 тәшкил иткән. Башлангыч сәбәбе - мич һәм морҗа эшендә җитешсезлекләр.
Янгын сүндерүгә барлыгы 10 кеше һәм 4 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Фото: 37 нче янгын сүндерү бүлеге
Нет комментариев