Якынча мәгълүматлар буенча, янгын чыгуның сәбәбе – мичтән (буржуйка) файдалану кагыйдәләрен бозу
Бүген иртән янгын сүндерү частенда Әгерҗедәге Энергетиклар урамында бакча өе яну турындагы хәбәр алына.
Әгерҗе һәм Кече Пурга янгын сүндерүчеләре килгәндә өйне ут телләре камап алган була. Биредә Ижау шәһәреннән 1958 елгы хатын-кыз мәете табыла.
Якынча мәгълүматлар буенча, янгын чыгуның сәбәбе – мичтән (буржуйка) файдалану кагыйдәләрен бозу.
Нет комментариев