Әгерҗедә дүрт тәүлек эзләгән егетне үле килеш таптылар
Фаҗига

Әгерҗедә дүрт тәүлек эзләгән егетне үле килеш таптылар

Ул машинасы белән юкка чыккан иде

Әгерҗедә 22 яшьлек Фоат Тукмачевны дүрт тәүлек буе эзләделәр. Ул 2022 елның 31 декабрендә югала. Нибары Удмуртиянең Кече Пурга авылына таба үзенең көмеш төстәге «Лада» автомобиленә утырып киткәнлеге генә билгеле иде.

Егетнең мәете табылуы турында «Әгерҗе хәбәрләре» редакциясенә якыннары хәбәр итте.

Аңа кадәр аның машинасы табылды.

Туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.


Нет комментариев