Әгерҗе районында авариядә бер кеше үлгән
Фаҗига

Әгерҗе районында авариядә бер кеше үлгән

Һәлакәт Кадрәк авылы янында булган

Татарстанның Әгерҗе районында юл-транспорт һәлакәте булган. Машина йөртүче һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га һәлакәт шаһитлары хәбәр итә.

Һәлакәт Әгерҗе - Красный Бор юлында Кадрәк авылы янында булган.

Chevrolet Nivaс автомобиле йөртүчесе билгесез сәбәпләр аркасында юл кырыена төшеп киткән һәм әйләнеп капланган. Чит ил машинасы таккан арбада көймә булган.

Ир-ат алган тән җәрәхәтләреннән шунда ук үлгәню

Фото: © шаһитлар


Нет комментариев