Фаҗига урыныннан видео чыкты
Әгерҗедән ерак түгел урнашкан Кече Пурга авылы янында мотоцикл катнашындагы авариядә ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Удмуртиянең ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәр итте.
Фаҗига кичә Бураново - Кечево трассасының 13 километрында булган.
25 яшьлек «Honda» мотоциклы йөртүчесе идарәне югалтып, каршы як хәрәкәт полосасына чыга.
Авария нәтиҗәсендә мотоцикл һөртүчесе һәм аның 34 яшьлек хатын-кыз пассажиры урында ук һәлак була. ЮХИДИда билгеләп үтүләренчә, алар икесе дә мотошлемсыз булган.
Нет комментариев