Сәбәбе дип мичнең төзексез булуы атала
Кече Пурга районының "Пугачево - 1" бакчасында йорт янган. Бу хакта 37 нче янгын-коткару часте хәбәр итә.
⠀
Куркыныч хәбәр 29 октябрьдә 22:56 сәгатьтә килә. Чакыру урынына янгын сүндерү өчен дүрт махсус машина җибәрелә.
⠀
Янгынның гомуми мәйданы 75 кв. м. тәшкил иткән. Башлангыч сәбәбе дип мичнең төзексез булуы атала.
Зыян күрүчеләр юк.
Нет комментариев