Машина трактор тагылмасына бәрелә
Үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте 26 августта Удмуртиянең Кече Пурга районында була. Бу хакта "Русские дороги" сайты хәбәр итә.
49 яшьлек Haima автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыгып, трактор тагылмасына бәрелә. Автоледи урында ук үлә.
Аның 50 яшьлек ире һәм 18 яшьлек кызы төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатыла.
Гаиләнең җылы якларда ял иткәннән соң өенә кайтып барышы булган дип билгеләп үтелә. Хатын-кыз руль артында йоклап киткән, дип фаразлана.
Нет комментариев