Әгерҗе янында фаҗигадә бер кеше үлгән
Фаҗига

Әгерҗе янында фаҗигадә бер кеше үлгән

Кече Пурга юлында авария булды

Үлем белән тәмамланган авария 19 октябрьдә 21:44 сәгатьтә Әгерҗе янында Кече Пурга районында була. Трассада йөк машинасы һәм җиңел автомобильләр бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә бер кешенең - УАЗ йөртүчесенең гомере өзелгән.

ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, аның гәүдәсен машинадан деблокировкалау ярдәмендә генә ала алганнар.

Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана. Инцидентны тикшерү дәвам итә.

Фото: Кече Пурга авылы ПСЧ-37


Нет комментариев