8 яшьлек кыз аттракционда аягын сындырган
Хәзер әлеге хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана
8 яшьлек кыз аттракционда имгәнгәннән соң, Татарстанда җинаять эше кузгатылган.
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары 8 яшьлек кыз аттракционда имгәнгәннән соң «куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү» маддәсе буенча (РФ Җинаять кодексының 238нче маддәсенең 2нче өлеше) җинаять эше кузгаткан. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу хәл Кама Тамагында булган. Тикшерү фаразы буенча, парк территориясендә, шәхси эшмәкәр оештырган аттракционда кыз аягын сындырган. Хәзер әлеге хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев