8 яшьлек баланы сукбай этләр талап үтергән
Бала урында ук һәлак булган
16 апрельдә Оренбургта сукбай этләр чирүе 8 яшьлек малайны талап үтергән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Малай дусты белән бергә урамда йөри, алар гаражлар янына бара. Шунда сукбай этләр чирүе килеп чыга. Малай качмакчы була, тик этләр аны куып җитә, аяк-кулларын тешли башлыйлар. Малай урында ук һәлак була.
Этләрнең берничәсен тоталар, ләкин урамда сукбай этләр әле шактый. Мондый этләр гаражларда, ташландык фатирларда яши, диелә хәбәрдә.
Элек закон буенча, сукбай этне тотып, 6 ай питомникта асрыйлар. Элек тә этләрне үтермәгәннәр. Соңрак кабул ителгән закон буенча, этләрне тоталар, стерилизация, вакцинация ясыйлар һәм табигый тирәлеккә кире җибәрәләр.
Зоояклаучы Светлана Зиберт сүзләренчә, закон үтәлгән төбәкләрдә кешегә этләр һөҗүм итү очраклары бөтенләй теркәлми. Оренбургтагы фаҗигадә стерильләштерелгән этләр булган, дигән сүз дөреслеккә туры килми, бу – махсус эшләнгән, ди Зиберт.
«Хәзер, биркалы этләр кешегә һөҗүм иткән, дигән мәгълүмат тарала. Минемчә, бу – этләрне үтерү өчен махсус эшләнә. Эт кешегә һөҗүм иткән, дигән барлык очракларда шуңа игътибар иттем: корбанның я башы тишелгән, я чалбары төшкән – бу абсурд. Агрессив этләр аяк-кулларны тешли, ләкин баш тишмиләр, кешенең чалбарын төшермиләр», – ди зоояклаучы.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев