Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Фаҗига

67 яшьлек ир янгында һәлак булган

Янгын Чехов урамында урнашкан агач йортта чыккан

Тәтеш шәһәрендә өлкән яшьтәге ир-ат янгында һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын Чехов урамында урнашкан агач йортта чыккан.

 Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

Урынга килгән ут белән көрәшүчеләр янгынны оператив рәвештә сүндергән. Аның мәйданы 48 квадрат метр тәшкил иткән.

Өй эчендә 67 яшьлек йорт хуҗасының мәетен табып алганнар.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

Министрлык мәгълүматлары буенча, ир-ат еш кына өендә тәмәке тарткан, янгын шул сәбәпле чыккан дип фаразлана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев