6 яшьлек малай 3 айлык сеңлесен үтергән
Кайбер мәгълүматларга караганда, малай көнләшүдән шундый адымга барган булырга мөмкин
Казахстанда алты яшьлек малай күкрәк баласын пычак белән кадап үтергән. Бу хакта ORDA телеграм-каналы үз чыганагына таянып яза.
Коточкыч фаҗига Жетысуск өлкәсендә килеп чыккан. Иртән бала кулына пычак алып, сеңлесен кадап үтергән. Кызчыкка нибары өч ай булган.
Кайбер мәгълүматларга караганда, малай көнләшүдән шундый адымга барган булырга мөмкин. Жаркенте шәһәре полициясендә әлегә бу хәлне берничек тә аңлатмаганнар.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев