53-яшьлек хатын-кыз йоклап яткан кызына пычак белән ташланган
Тикшерү версиясе буенча, әни кеше йоклап яткан 12 яшьлек кызының муенына пычак белән чәнчегән
Башкортстанның бер авылында яшәүче хатын-кыз йоклап яткан кызына пычак белән ташланган. Яралы кызга әтисе беренче ярдәм күрсәткән, ә шикләнелгән хатын-кызны психиатрия хастаханәсенә алып киткәннәр. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Бу хәл 24 апрельдә Хәйбулла авылында булган. Кече яшьтәге баланы үтерергә омтылу турындагы җинаять эшендә 53 яшьлек хатын-кыз шикләнелә.
«Тикшерү версиясе буенча, әни кеше йоклап яткан 12 яшьлек кызының муенына пычак белән чәнчегән. Кыз бала авырту сизеп уянган һәм каршылык күрсәткән. Кызның атасы өйгә йөгереп кереп хатынның кулыннан пычакны алган һәм кызына беренче ярдәм күрсәткән», диелә хәбәрдә.
Башкортстан Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, хатын-кызны махсус дәвалау учреждениесенә китергәннәр.
«Тикшерүчеләр фаҗига урынын тикшерә, суд экспертизасы билгели, шаһитлардан сорау алалар, гаиләнең торак-көнкүреш шартларын өйрәнә», - дип сөйләделәр Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев