Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Фаҗига

2 яшьлек бала өстенә телевизор ауган: сабый һәлак булган

Тикшерү комитеты саксызлык аркасында үлемгә китерү турында статья буенча җинаять эше кузгаткан

Россия Тикшерү комитетының Башкортстан Тикшерү идарәсе һәм прокуратурасы хәбәренә караганда, фаҗига вакытында сабый няня карамагында булган. Телеграм-каналлар язганча, гадәттән тыш хәл Октябрь проспектындагы 83/1 нче фатирда килеп чыккан. Бу хакта NewsBash хәбәр итә.

Сабый тумбочкадагы телевизор янына барып, аны үзенә таба тарткан. Телевизор бала өстенә ауган. Сабый һәлак булган.

Прокуратура килеп туган хәлнең бөтен нечкәлекләрен һәм балигъ булмаганнарның күзәтүчесез калуын кисәтү турында законның ни дәрәҗәдә үтәлүен ачыклау йөзеннән тикшерү оештырган.

Тикшерү комитеты саксызлык аркасында үлемгә китерү турында статья буенча җинаять эше кузгаткан. Тикшерү кысасында ата-аналарның бурычларын ни дәрәҗәдә үтәүләре билгеләнәчәк.

Чыганак: Ватаным Татарстан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев